Кызыклы очрашу

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

25 апрель көнне Матюшино урта мәктәбендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне алдыннан Казаннан килгән кунаклар белән кызыклы очрашу булды.  Кунакларның берсе -  шагыйрә, язучыларның Россия һәм Татарстан Берлеге әгъзасы Светлана Константин кызы Грунис-Ивлечева, икенчесе –“Наз” исемле республика хәйрия фонды җитәкчесе Нурания Фердабай кызы Сайфутдинова иде. Очрашу мәктәп укучыларының үзләре чыгарган шигырьләрен рус һәм татар телләрендә уку белән  башланып китте.

Аннан соң сүз Светлана Константин кызына бирелде. Ул үзенең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды һәм матур шигырьләрен укып күрсәтте. Шулай ук укучыларга файдалы киңәшләрен бирде. Нурания ханым хәйрия фонды һәм аның миссиясе турында әйтеп китте. Очрашу кызыклы һәм файдалы үтте. Очрашуны оештырган мәктәп диреторы Ильдус Әнвәр улына укытучылар һәм ата-аналар исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International