Милли гарантия системасы

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге хәбәр итә: “Татарстан Республикасының гарантия фонды” базасында АО «МСП Банк» офисы ачылган. Ул кече һәм урта предприниматель субүектларын турыдан –туры финанслауга юнәлтелгән. Аның ярдәмендә әлеге субъектлар Банк кредитларын партнерларсыз гына үзләре куллана ала.

Кредитлар экономик эшчәнлекнең приоритет төрләрен: авыл хуҗалыгы, электр энергиясе, газ, су, төзелеш, транспорт һәм элемтә, чке туризм, югары технологияле проектларга бирелә.

Тулы мәгълүматны (843) 293-15-76 яисә (843) 293-16-94 телефоннары аша белергә мөмкин.

Кредит продуктлары таблицасы монда: (скачать)
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International