26 нчы апрельдә Югары Ослан ның сату мәйданчыгында ярмаркада сату урыннарын Роспотребнадзор, Җирле газета вәкилләре, депутатлар корпусыннан торган группа тикшерде.
Бу урыннарны тотучы хуҗага сәүдә нокталарын схема буенча бүләргә һәм предпринимательләрнең керү вакытын билгеләргә дигән таләп куелды. Шулай ук ярминкә көннәрендә территориянең чисталыгын тәэмин итү дә төп сорау булып калкып чыкты.