"Без - ул дөнья!"

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Безнең мәктәп укучылары төрле конкурсларда һәм конференцияләрдә катнашалар һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр.

Бүген Яшел Үзән районының Норлат урта белем бирү мәктәбендә " XXI гасырда белем: традицияләр һәм инновацияләр" II Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. «Туган  якның  һәм  Татарстанның  мәдәни  мирасын  өйрәнү» секциясендә Маннапова З.И. җитәкчелегендә 9 нчы сыйныф укучысы Маннапова Алия катнашты  һәм 3 дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде. Икенче шатлыклы хәбәр Казаннан килде. Силантьева Евгения үзенең җитәкчесе Хитева Е.П белән "Без - ул дөнья!" медиаконкурсның финалистларны бүләкләү церемониясендә катнаштылар. "Шигырь" номинациясендә сигезенче сыйныф укучысы 2 дәрәҗәле дипломга лаек булды.

Укытучыларны һәм аларның укучыларын җиңүләр белән котлыйбыз, киләчәктә дә аларга иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International