Елдан – ел Бөек Ватан сугышы утын кичеп, гомерләрен ут астына тыгучылар саны кимегәннән-кими бара.
Бүген безнең районда бары тик 10 Бөек Ватан сугышы ветераны калды. Бары тик 10 тере тарих.
Җиңү бәйрәменә әле күп вакыт алдан район Мәгариф бүлеге башлыгы Л.В.Абрамова инициативсы тарафыннан “Бөек Ватан сугышында катнашучылар йортларына – истәлек такталары” дигән конкурс игълан ителгән иде. Конкурста 6 мәктәптән 18 укучы катнашты. Макет Е.Ширяев җитәкчелегендә коллективларның иҗади эшен әверелде.
Бу истәлек такталары Җиңү бәйрәме алдыннан “Ветеранга бүләк” дип аталган акция кысаларында ветераннарның өйләренә волонтерлар, тимур командалары, юнармеецлар, җирле үзидарә советлары тарафыннан эленәчәк.
Бу кечкенә генә бүләк барыбызга да җиңүнең кайдан һәм ничек килгәнен искә төшереп торачак.