Балалар сәнгать мәктәбе концерты

2017 елның 28 апреле, җомга

Менә инде 15 елдан бирле апрель аенда район культура йортында балалар сәнгать мәктәбенең отчет концерты уздырыла.

Алып баручы Полина Осипова бөтендөньяга танылган композиторларның биографик фактлары белән таныштырудан башлады. Сәхнәдән бик искиткеч төрлелеге белән аерылып торган номерлар: хор, скипка, гитаристлар ансамбле, халык инструментлары ансамбле, соло – барысы да бар.

Ә инде биюләр һәм күмәк хореографик номерлар бар тамашачыны шаккатырды.

Программаның Тукайга багышланган өлеше дә күңелләргә хуш килде. Шунда ук рәссам А.С. Муравлевның күргәзмәсе дә урын алган.
Барлык сәнгать мәктәбе укытучыларына уңышлар телик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International