Янгыннан саклаучылар көне белән!

2017 елның 30 апреле, якшәмбе

Хөрмәтле Югары Ослан районының янгыннан саклаучылаы һәм ветераннар!

Сезне профессиональ бәйрәмегез белән котлап, иң җылы теләкләр телисе килә.

Сезнең хезмәт бик катлаулы һәм аянычлы. Иртән-кич төрле һава торышы шартларында сез кешеләрне иң куркыныч дошманнан – янгыннан коткарасыз. Батырлык, көч, авырлыктан курыкмау – сезнең профессия кешеләренә хас сыйфатлар. Сез беркайчан кеше кайгысын читләтеп китмәскә әзер.

Сезгә авыр һәм куркыныч хезмәтегездз зур сабырлык, илаһи көч, сәламәтлек һәм гади кеше бәхете теләп калам!

Югары Ослан районы башлыгы Марат Зиатдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International