Хөрмәтле район халкы һәм кунаклары! Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
Бездә район үсеше өчен барлык шартларны тудыручы талантлы һәм эш сөючән халык яши. Без районның экономик нигезен салган ветераннарыбызга һәм район өчен тырышучыларга рәхмәтлебез.
Мин ышанам: без бергәләп районыбызны тагын да матуррак һәм төзеклерәк итәрбез.
Чын күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык, язгы матур кәеф теләп калам Бәйрәм белән!
Район башлыгы М.Г.Зиатдинов