Югары Осланда – 1 нче май

2017 елның 1 мае, дүшәмбе

Югары Осланда 1 нче майда Профсоюзларның координацион советы оештырган массакүләм халык бәйрәме уздырылды.

Сәгать 11.00 дә җыелган халыкны бәйрәм белән район башлыгы Марат Зиатдинов, профсоюзлар лидеры Лилия Хөрмәтуллина, яшьләр оешмасыннан Виталий Афанасьев котлады.

Өстәлләрдә камыр ашлары белән чәй,  бәйрәм лозунглары, җыр – бию...

Югары Ослан халкы бик күңелле ял итте.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International