Тагын бер юбилей

2017 елның 2 мае, сишәмбе

28 нче апрельдә Килди авыл җирлегендә тагын бер гомер юбилее булып узды. Бу көнне алтын туйларын тантаналы рәвештә Тәскирә Нотфулловна һәм Роберт Нуриевич билгеләп узды.
 
Бу пар менә 50 ел инде иңне-иңгә куеп тормыш юлыннан бергә атлый. Алар, бик зур авырлыклар кичерүгә карамастан, гаиләнең матур чын мәгънәсен саклап кала белгән, тәрбияле балалар үстергән, матур оныклар тәрбияләгән...

Бүген аларның исеме “Районның Почетлы юбиләярлары” Кенәгәсенә кертелде. Котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International