Сугыш ветераны белән очрашу

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

2 нче майда Бөек Ватан сугышы бетүгә 72 елга багышланган бәйрәм алдыннан Югары Ослан мәктәбе укучылары  сугыш ветераны Петр Хватков белән очрашты.

Аның йортына ветеранның исеме язылган истәлек тактасы эленде.

Чәй өстәле янында ветеран балаларга сугыш вакыйгалары турында сөйләде. Укучылар үз чиратында аңа рәхмәт әйтеп, озын гомер һәм сәламәтлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International