Корчагин исемендәге “Тынычлык. Хезмәт. Май” дип аталган шахмат турниры

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

1 нче майда Яшьләр клубында Корчагин исемендәге “Тынычлык. Хезмәт. Май” дип аталган шахмат турнирының шәхси һәм команда беренчелеге булып узды.

Анда Югары Ослан, Тәтеш, Кама Тамагы районнары уйнады.

Уенчылар алдында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гөлия Камалетдинова, спорт һәм яшьләр бүлеге башлыгы Александр Фебдотов чыгыш ясады.

15 призлы урын арасында Югары Ослан Тәтешлеләрдән 3 кенә урынга калышты.

Ә команда уенында кубок Югары Осланга калды.

Җиңүчеләргә акчалата призларны Константин Корчагин өләште һәм татлы ризыклар белән чәй өстәле оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International