Шеланга балалар бакчасында ремонт эшләре дәвам итә. Тулысы белән иске агач тәрәзәләр пластикага алмаштырылды. Хәзерге вакытта электричество кертелә.
План буенча эшләр 1 нче июльгә тәмамланырга тиеш. Тиздән яңартылган балалар бакчасы балалар һәм ата-аналар өчен үзенең ишекләрен ачачак.