Әгәр ирле-хатынлы гаилә членнары күчемсез милек белән нотариаль рәвештә бер-берсенең ризалыгын алмыйча бүлергә, я булмаса сатарга тели икән, бу сделка суд аркылы бәхәскә күчә ала, я булмаса бөтенләй законсыз дип санала. Монда сүз бергә яши башлагач алынган милек турында сүз бара.
Дәүләт регистрациясе бүлеге хезмәткәрләре закон буенча сделкалар ясаганда һичшиксез физик яисә юридик затлар органнарының рөхсәтен рәсмиләштергән булырга тиеш.