Кичә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлап «Волжанка» халык коллективы 15 еллык юбилей концерты күрсәтте.
Аларның үзләренең юбилее булуга карамастан, концерт Бөек Җиңүгә багышланган иде.
Аңа нигез салучылар булып Журавлев Николай Порфирьевич, Горбунов Дмитрий Никандрович, Маннапов Мазгут Закиров ич, Шайдуллин Минлегөл Сабировна, Вера Леонидовна Якимова һәм Алевтина Александровна Шулаевалар тора.
Юбилярларны чын күңелдән район башлыгы Марат Зиатдинов, Гөлия Камалетдинова, Марина Назарова, Фәридә Янтыкова, “Иделкәй” ансамбле, Римма Троицкая, Рифкат Халиков, Е.Мөхәмәтҗановалар котлады.
Концерт барышында “Волңанка” тагын бер кат тормышка ничек гашыйк икәнен исбатлады.