Елизаветинода – халык җыены

2017 елның 5 мае, җомга

28 нче апрельдә Елизаветинода  авылының социаль – экономик үсеше темасына халык җыены булып узды.

Анда 9 кеше килгән иде. Алар бертавыштан иң мөһим сораулар рәтенә беренче итеп авылга кадәр юл салуны куйдылар.

Авыл җирлеге башлыгы Д.Морозов ул сорауның күптән контрольдә икәнлеген әйтте. Хәзерге вакытта торг конкурсы баруына басым ясады. Шулай ук чүп – чар һәм этләр күплеге сораулары да күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International