Ямбулатово авылында – тантаналы митинг

2017 елның 9 мае, сишәмбе

Бу көнне Макыл авылы һәйкәле янында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган митинг булып узды. Бик күп кеше җыелган иде бәйрәм митингын карарга.

Авыл җирлеге башлыгы Марселҗ Ахметҗанов һәм районның Агрофирмы Заря» оешмасы генераль директоры М.Н Ахметзянов  авыл халкын һәм килгән кунакларны Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 72 ел тулу уңаеннан кайнар котлады, барысына да исәнлек-саулык, тынычлык, матур тормыш теләде. Митингка Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл батырлары, укытучылар һәм укучылар килгән иде.

Аннан соң культура хезмәткәрләре бәйрәм уңаеннан бик матур концерт программасы күрсәттеләр. Сугышта һәлак булганнарга куелган һәйкәл янына чәчәкләр куйдылар. Кыр кухнясында солдат боткасы ашадылар, бергәләп чәй эчтеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International