Бүген, 10 нчы майда, район башлыгы Марат Зиатдинов видеоконфепенция рәвешендә узган ТР Президенты җитәкчелегендә узган исерткеч эчемлек продуктларын куллануны тыю буенча Совет утырышында катнашты.
ТР Хөкүмәт йортында узган бу утырышта сүз эчемлекләрне куллану дәрәҗәсе, аның белән бәйле закон бозулар, алкоголь продуктлары эчеп үлүчеләр турында кырыс сөйләшү булды.
Законсыз исерткеч эчемлекләр сатучылар белән аерым катгый эш алып барырга өндәде.