9 нчы майда Печище Мәдәният йортында Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм концерты узды. Бәйрәм концертын Куприянова А.Н. алып барды. Анда Печище укучылары үзләренең номерларын күрсәттеләр.Кемдер сугыш турында җыр җырлады, кемнәрдер биюләрен күрсәттеләр.Моннан тыш, 7-9 нчы сыйныф кызлары, ансамбль булып оешып, заманча җырлар гына түгел, халык җырларын да җырладылар.
Халык уен коралларында да уйнап, кызлар үзләренең талантларын күрсәттеләр. Аларның дәртле җырларына, “Калинушка”төркеме дә кушылды. Бу көнне барлык халык уңай эмоцияләр алды.