Бүген “Укучының культура көндәлеге” проекты кысаларында Югары Ослан Үзәк китапханәсендә конкурсның финалы узды.
Бу чара вакытында укучылар “Туган як киңлекләрен буйлап...” дип исемләнгән авиа-круиз ясадылар: электрон презентация ярдәмендә Казанның тарихи һәм культура урыннарында булдылар.
Район конкурсы дипломатлары исеменә Козлов Даниил (Югары Ослан мәктәбе), Юманкулова Станислава һәм Картапова Виктория (гимназия), Тихонова Аня (Макыл мәктәбе) лаек булды. Алар район исемен 26 нчы майда Казанда яклаячак. Уңышлар телик!