Кичә Яшьләр клубындаТР Президенты каршындагы Предпринимательство Советы әгъзалары Югары Осланга чыгып “Бизнес һәм хакимият: ачык сөйләшү” дигән темага утырыш үткәрде. Аның эшендә ТР предпринимательләренең хокукларын яклау буенча Президентның вәкаләтле вәкиле Т.Д.Нагуманов, ТР ның төп федераль инспекторы Р.З.Тимерзянов, ТР прокуратурасының федераль законнарның үтәлеше буенча надзор идарәсе җитәкчесе Р.Ф.Шәйдуллин, район башлыгы Марат Зиатдинов, Башкарма комитет җитәкчесе Л.С.Хәкимҗанов катнашты.
Очрашу вакытында предпринимательләр үзләрен кызыксындыра торган сорауларны бирделәр, проблемаларны ачыкладылар, чыгып сәүдә итү срауларына тукталдылар, элекптроэнергия тарифларын ачыкладылар. Барлык сораулар да язып алынды.