Бүген Югары Осланда старт алган “Бакчачы йорты – гаилә нигезе” дигән партия проекты ахырына якынлашты.
Татар Борнашы авылында укучылар проекты буенча дендрарий утыртылды. Аның территориясендә республика флорасына яраклашкан агачлар коллекциясе урын алды. Укучылар монда укулар, семинарлар, экскурсияләр үткәрергә җыеналар.
Бу дендрарийга башлангычны ТР Дәүләт Советы депутаты Валеий Власов ачты. Анда тиздән 500 төрле агач үсеп чыгачак.