Суслонгерда Ослан көне

2017 елның 16 мае, сишәмбе

Ел саен 16 нчы майда Югары Осланлылар Бөек Ватан сугышында Мирий-Элның Суслонгерында иза чиккән якташларын искә төшерәләр, күренекле укыту лагеренда ачлыктан азапланып үлгән сугышчыларны барлыйлар.

Суслонгердагы 2014-2016 нчы елларда урман эченә куелган  истәлек ташына алар чәчәкләр куйдылар, землянка урыннарын карап йөрделәр.

Делегацияне ветераннар Советы рәисе Р.Троицкая җитәкләде. Бу экскурсиядә шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе Гөлия Камалетдинова да катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International