15 нче майда Халыкара Гаилә көнендә район культура йортында Вера Федоровна һәм Александр Михайлович Куклихиннарны 55 еллык гаилә бәйрәме белән котлау тантанасы булды.
Алар гаиләсе тормышта малай да тәрбияләгән, йорт та салган, бакча тутырып агач та үстергән.
Бу көнне аларның исемнәре “Районның Почетлы юбилярлары” дигән кенәгәгә кертелде. Аларга район башлыгының бүләге тапшырылды. Котлауларга без дә кушылабыз!