15 нче майда, СПИД авыруыннан үлүчеләрне искә алу көнендә, Югары Ослан мәктәбендә “Тайбо” стилендәге зарядка узды. Аны ТР яшьләре спорт союзы региональ бүлекчәсе җитәкчесе, кул көрәше буенча спорт мастеры, кикбоксинг буенча дөнья чемпионы Аксенов Евгений үткәрде.
Бар укучы бу төр зарядкадан уңай энергия алды.