Гаилә көне

2017 елның 16 мае, сишәмбе

Инде 23 нче тапкыр 15 нче майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.Бу көнне һәр кеше гаиләнең бәясен, андагы мөнәсәбәтләр, проблемалар, тәрбия чараларын яжадан бер кат карап чыгалар.

Районның “Өмет утравы” социаль яклау үзәге бу бәйрәмне ел да үткәреп җибәрә. 12 нче майда Ямбулатово авылында социаль услугалар белән тәэмин ителүче гаиләләргә барып конкурслар, викторина, концерт, чәй эчү кебек программа белән чыгыш ясадылар. Шулай итеп, 12 гаиләдәге 37 баланы, аларның ата-аналарын шатландырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International