16 нчы майда районның Үзәк китапханәсендә Комсомолның 100 еллыгына багышланган “Комсомол - яшьлегем минем” дип аталган китап күргәзмәсе ачылды.
Комсомол тормышның барлык сфераларына колоссаль зур уңай йогынты ясаучы оешма булуы һәркемгә мәгълүм. Аның һәр учреждение һәм предприятиеләрдә үз оешмалары булган.
Күргәзмәдә шул еллардагы комсомол символы булып торган әйберләр, тарихи материаллар урын алган.