Бу бәйгедә безнең мәктәп укучылары беренче ел гына катнашмыйлар. Ел саен уздырыла торган бәйге укучыларда туган җиргә, аның тарихына һәм сәнгатенә карата кызыксыну тәрбияләү өчен уздырыла.
20нче май көнне “Музейда көн һәм төн” кампаниясе кысаларында Татарстан Республикасының Милли музеенда бу бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үткәрелде. 5нче сыйныф укучысы Антонова Анжеликаның проекты “Ял көне маршруты” дип исемләнгән номинациядә иң яхшысы дип билгеләнде (1нче урын). 10нчы сыйныф укучысы Бизяева Дарьяның эше 2нче урынга лаек булды. Кызларны һәм аларның җитәкчеләре Тихонова Ю.А. һәм Тимиряева Л.А. җиңүләре белән котлыйбыз!