Узган җомгада “Форпост” отряды членнары Югары Ослан урта мәктәбенең “Дозор” членнары белән бергә Бөек Ватан сугышы ветераны Петр Хватков белән очраштылар. Ана барганчы укучылар бик нык итеп хәзерләнделәр: сорауларны уйладылар, мәгълүматлар җыйдылар.
Петр Григорьевич аларны бик җылы каршылады һәм үзенең 18 яшендә сугышта күргәннәрен түкми – чәчми сөйләп бирде. Маршал Жуковны күрүен, сугыштан соң тагын 5 ел танкист булып хезмәт итүен бигрәк тә яратып искә төшерде. Фотоларын күрсәтте, балаларны хәтта чәй белән сыйлады.