Бүген, 22 нче майда, район башлыгы Марат Зиатдинов район Советы һәм Башкарма комитеты җитәкчеләре белән утырыш уздырды.
Анда район һәм авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерү, район мәктәпләрендәге укыту сыйфаты, сайттагы яңалыкларның саны, кыен хәлдә калучы гаиләләрнең куркынычсызлыгы турында сүз барды.