20 нче майда район китпханәсенең “Фантазерлар” клубы членнары кәгазьдән ясап “Язгы зонт” дигән мастер-класс күрсәттеләр.
Язгы кәеф, тиз эшли торган куллар яшь остазларга бик булышты. Яңгыр – ул чисталык һәм сафлык символы. Ә яз көне без зонттан башка яши алмыйбыз. Кызлар төрле төсләрдән торган бик матур зонт ясадылар һәм ул зонтлар даими рәвештә эшләп килә торган күргәзмәдә урын алды.