“Растишки” хореографик коллективы “Культура чикләре” дигән иҗтимагый иҗат оешмасы кубогына ия булдылар.
21 нче майда Казанда узган бу конкурсның жюри составында Мәскәү һәм Саратовтан музыка белгечләре иде. Безнең районнан Полина Осипова җитәкчелегендәге “Растишки” коллективы бу Халыкара конкурста 3 нче дәрәҗә дипломга лаек булды. Котлыйбыз!