27 нче майда Россия китапханәләре хезмәткәрләре үзләренең профессиональ бәйрәмен билгеләп үтә. Бу бәйрәм 1995 нче елда Россия Президенты Борис Ельцин Указга кул куйган елдан бирле билгеләп үтелә.
Китапханә гражданнар тормышында яктылыкка алып чыгуның иң төп чарасы булып тора, ул кешенең аңын, белемен күтәрүдә зур роль уйный.
Бәйрәмгә багышлап, районның Үзәк китапханәсендә “Китап яши торган йорт” дигән мавыктыргыч күргәзмә барлыкка килде.