Соңгы кыңгырау

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

25май көнне Матюшино урта гомуми белем бирү мәктәбендә Соңгы кыңгырау  бәйрәменә багышланган тантаналы линейка булып узды.Укучылар үзләренең әти-әниләре , укытучылары белән,  кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, бу уку елын озатырга җыелды. Бу бәйрәм  бигрәк тә 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары  өчен  бик кадерле. Традиция  буенча бәйрәмнең кунаклары булып авыл җирлегеннән, мәгариф  идарәсеннән вәкилләр һәм авылыбызның хөрмәткә лаеклы кешеләре килә.
        
Быел  мактаулы кунак булып  Мәгариф бүлеге җитәкчесе Л.В.Абрамова килде. Ул укучыларга, укытучыларга һәм әти-әниләргә үзенең җылы сүзләрен әйтте.Уку елы артта калды, алда җәй,  ял вакыты , яңа кичерешләр... Укучыларга чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырып, үзләре теләгән уку  йортларына керүләрен теләде. Ә калган укучыларга әйбәтләп ял итәргә һәм киләсе уку елына, күп көч туплап, яңадан мәктәкә килеп, укуларын дәвам итүләрен теләде. Шулай ук төрле бәйгеләрдә җиңүчеләргә  дипломнар, грамоталар тапшырды.
      
Мондый мөһим көнне укучыларны  хуплау өчен аларның туганнары, якыннары килгән иде. Әти-әниләр үзләренең шатлыклы  күз яшьләрен күрсәтмичә кала алмадылар.
      
Шигырләр, җырлар һәм укытучыларның, кунакларның  матур сүзләреннән соң  чыгарылыш сыйныф укучылары  урамда флешмоб оештырдылар, музыка астында үзләренең бию сәләтләрен күрсәттеләр.
     
Урамда укучылар, үз теләкләрен белдереп, һавага төрле төстәге шарлар  җибәрделәр. Моның белән укучылар үзләренең туган мәктәпләре белән саубуллаштылар.
     
Без укучыларга Бердәм Дәүләт Имтиханнарын уңышлы тапшыруларын , үзләре сайлаган уку йортларына керүләрен телибез.  Мәктәп аларның туган йортлары булып калыр дип, ышанып калабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International