Россия эшмәкәрләре көне белән!

2017 елның 26 мае, җомга

Хөрмәтле район эшмәкәрләре!

Сезне профессиональ бәйрәмегез белән котлыйм! Сез үзегез энтузиазмыгыз һәм тырышлыгыгыз аркасында бик күп төрле сфераларда экономик киңлекләрне яулыйсыз. Югары Ослан районыны үсешенә үзегездән зур өлеш кертәсез, яңа эш урыннары булдырасыз, хәйрия акцияләрендә катнашасыз, халыкны товарлар белән тәэмин итәсез, бик күп проблемаларны чишәсез.

Сезгә тыгыз элемтәдә булуыгыз, актив тормыш позициясендә торуыгыз һәм аңлаганыгыз өчен зур рәхмәтемне белдерәм

Сәламәтлек, оптимизм, ышанычлы партнерлар, уңышлар һәм җиңүләр теләп калам.
           
Хөрмәт белән, район башлыгы М.Г.Зиатдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International