Матюшино мәктәбендә эксперт комиссиясе эшләде

2017 елның 26 мае, җомга

25 май көнне Матюшино урта мәктәбендә Мәгариф үсешенең 2016-2020 нче елларга максатчан федераль программасының 2.3 пункты буенча Бөтенроссия бәйгесе кысаларында комиссия  эшләде.

Комиссия составына Мәскәү шәһәреннән кайткан эксперт, доцент Соловьёва Юлия Алексей кызы, Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгыннан Алексеева Татьяна Георгий кызы кертелгән иде. Шулай ук комиссия эшендә районның мәгариф башлыгы Абрамова Людмила Владимир кызы, районның башкарма комитетыннан Камалетдинова  Гөлия Фидаил кызы һәм Вахит авыл җирлеге башлыгы Идиятуллин Марат Каюм улы катнашты.

Комиссия мәктәп директоры Илдус Әнвәр улының чыгышын тыңлады, проект документларын тикшерде, профессиональ үзәкнең материаль -  техник базасы, шул исәптән уку-демонстрация үзәге, профессиягә өйрәтү кабинеты, остаханә белән танышты.

Комиссия конкурска тәгъдим ителгән проектны тормышка ашыру буенча башкарыла торган эшләрне уңай дип тапты.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International