2017 елның «Иң яхшы мәктәп директоры” республика бәйгесенең призёры

2017 елның 26 мае, җомга

23 май көнне 2017 елның «Иң яхшы мәктәп директоры” республика бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгының 23 майда чыккан  909/17 номерлы боерыгы нигезенендә Матюшино урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Илдус Әнвәр улы Шәрәфиев бәйгенең призёры булып танылды һәм бәйгенең грантына  ия булды. Мәктәпнең укытучылар коллективы Илдус Әнвәр улын зур җиңүе белән тәбрик итә һәм алдагы эшчәнлегендә уңышлар тели.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International