Янгынга каршы тренировка

2017 елның 26 мае, җомга

25 нче майда Югары Ослан Үзәк шифаханәсендә янгын чыгу очрагында кешеләрне эвакуацияләү сораулары буенча тренировка булып узды.

3 катлы бинаның 1 нче каты һәм генекология бүлегендә янгын чыгуны имитацияләделәр.

Барлыгы стационарда ятучы 65 кешене чыгардылар, аларның 42 се – пациентлар, 23 е – персонал. Барысы да янгынга каршы тору кагыйдәләре һәм инструкция буенча эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International