Хөрмәтле район китапханәләре хезмәткәрләре!
Сезне профессиональ бәйрәмегез белән котлыйм!
Китап – белем чишмәсе һәм тупланган тәҗрибәне тарату чарасы булып кала бирә. Сезнең кешеләр арасында тарихи мирасыбызны саклап калу һәм әхлакый байлыкларны пропагандалау өлкәсендә керткән өлешегеә бихисап. Китапханә ул – күңел эшли торган җир, гомумхалык байлыклары тупланган җир, дуслар бергә очраша торган җир дә.
Сезгә актив тормыш позициясендә торуыгыз һәм лаеклы хезмәтегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Чын күңелдән прфессиональ җиңүләр, уңышлар, сәламәтлек һәм бәхет теләп калам!
Хөрмәт белән, район башлыгы М.Г.Зиатдинов