28 нчы майда район Советының актлар залында Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды.
Беренче булып Бердәм дәүләт имтиханнары вакытында куркынычсызлык саклау, җәй көне укучыларны эш белән тәэмин итү, җәйге ялны оештыру темасына мәгариф бүлеге башлыгы Л.Абрамова чыгыш ясады.
Миграция өлкәсендәге хәлләрне контрольдә тоту сораулары буенча Давлетшин Марсель сөйләде.
Район башлыгының коррупция һәм терроризмга каршы көрәш сораулары буенча ярдәмчесе И.Гыйләҗиев массакүләм җыеннар вакытында үз-үзеңне тоту, “Интернет” челтәрендә чыга торган экстремизмга каршы көрәш турында хәбәрләр җиткерде.