1 нче июньдә Халыкара балаларны яклау көнендә Казанның Халыклар дуслыгы йортында ТР ның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле министрлык һәм ведомстволар катнашында сәгать 10.00 нан 13.00 кә кадәр гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтәчәк.
Бу чараның максаты – балигъ булмаган балаларның хокукларын яклау буенча консультация бирү, юридик ярдәм күрсәтү.