Үткәннәргә таба алга

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

Казан тикшеренү технология университеты халык гореф-гадәтләренә игътибарны җәлеп итү, илебезгә карата горурлану һәм патриотик хисләр тәрбияләү максаты белән "Үткәннәргә таба алга – 2017” дигән иҗади конкурс үткәрде.

26 нчы майда Матюшино урта мәктәбе укучылары  Гаделшина Зәринә (7 класс), Байгазин Эмиль (3 класс) бу конкурсның финал этабында катнаштылар. Зәринә, үзенең "Тургайлар" дигән иҗади эшен тәкъдим итте һәм бәйгедә җиңеп, 1 дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Ә Эмиль элеккеге рус халык уеннары турында сөйләде. Ул 3 нче урынны яулады һәм татлы призлар алды. Без укучыларыбызны җиңүләре белән  котлыйбыз һәм аларга киләчәктә уңышлар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International