Шелангада балалар бакчасы төзелеше һава торышының шулкадәр көтелмәгән сюрпризлар китерүенә карамастан кешеләрдә елмаю һәм шатлыклар тудыра. Анда яңгырмы, кармы, салкынмы – һәрвакыт эш кайный. Ял көннәрендә дә эшчеләр туктап тормый.
Хәзерге көндә фундаментны ныгыттылар, стеналарны тигезләделәр, яңа гардероб бүлмәсе эшләделәр, санитар бүлмәләрне ремонтладылар. Тиздән тәмамланыр дигән өмет белән яши андагы ата-аналар.