Узган җомгада Макыл авылында Югары Ослан районының балигъ булмаган балаларының хокукларын яклау буенча комиссия утырышы булды.
Утырышта ата-аналарның балалары өчен җаваплылык тотмаулары, үз бурычларын үтәмәүләре турында комиссиянең җаваплы секретаре Юлия Горбачева чыгыш ясады.
Мондый гаиләләрдә алкоголь эчемлекләр куллану, аларның зыяны турында Үзәк хастаханә табибы Татьяна Наумова чыгыш ясады.
Мәктәп контролендә торучы балалар белән тәрбия эшләре тәҗрибәсе турында Макыл мәктәбе директоры урынбасары Л.Тимиряева сөйләде.
Соңыннан тиешле карарлар кабул ителде.