Халыкара олимпиада нәтиҗәләре

2017 елның 30 мае, сишәмбе

27 нче майда Казанда Бөтенроссия һәм Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү церемониясе узды.

Безнең районнан анда Мәгариф бүлеге башлыгы Л.Абрамова җитәкчелегендәге делегация (Матюшино мәктәбе укучылары Гадельшина Зарина (7 класс), Гадельшина Яна (9 класс) һәм Токарева Лия (11 класс); Иннополис лицее укучылары Зарипов Руслан (9 класс), Кутепов Михаил һәм Чернухина Ольга, Газизова Гузәл һәм аларның укытучылары) катнашты.

Җиңүчеләрне ТР ның Мәгариф Министры Э.Фаттахов тәбрикләде, матур концерт булып узды, укучыларны хәзерләүче укытучылар адресына Рәхмәт сүзләре яңгырады.

Кешене әйләндереп алган дөньяда үз урыныңны таба белү, ил үсешенә үзеңнән лаеклы өлеш кертү – мәктәп баласының алдынгы юлын билгеләүче сыйфатлар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International