Экология елы кысаларында Татарстанда 100 яшел почмак үсеп чыгачак. Татарстан мәктәпләре һәм балалар бакчалары арасында конкурс күптән игълан ителгән иде инде. Аның өчен үзеңнең максатыңны аңлатып гариза язарга кирәк иде.
Бу эшне районның 3 учреждениесе башкарып чыкты: “Радуга” һәм “Макыл” балалар бакчалары, Татар Борнашы мәктәбе.
Республика конкурс комиссиясенә килгән 300 эш арасында безнекеләр 100 иң яхшы почмак исемлегенә керде. ТР ның Экология Министры Фәрит Аделганиев җиңүчеләрне бүләкләгәндә ”Экологик тәрбия һәрвакыт приоритетта” – диде.