Бүген Печище авылында Әфганстанда хәрби бурыч башкарганда һәлак булган Токанин Валерий Андреевичка мемориаль такта ачуга багышланган митинг булып узды.
Бу чарада район башлыгы Марат Зиатдинов, Сергей Плеханов, Владимир Токарев, Печище авыл җирлеге башлыгы А.Шәмсетдинов, В.Токанинның туганнары, мәктәп укучылары.
Укучылар концерт куйды, В.Токанинның кызы истәлекле тактаны ачып җибәрде. Атасының үлгәннән соң “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнүен әйтте.