“Патриот” та – кунакта

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

29 нчы майда Югары Осланның иҗат коллективы “Патриот” дип аталган хәрби хезмәткә китүчеләрне әзерли торган спорт үзәгендә кунакта булып кайтты. Бу алар өчен театр, концерт, күңел ачу программасы бик күңелләренә хуш килде.

Һәр яшүсмер егет өчен тормышта Ватанны саклау өчен хәрби хезмәткә алыну моменты булып ала. Алар илне саклар өчен ата-бабаларыннан калган эстафетаны дәвам итеп, горрлык белән хезмәт итәргә китә.

Аларны бу көнне район башлыгы Марат Зиатдинов котлады. Район артистлары концерт куйды. Уңышлар һәм исән-сау әйләнеп кайтуларын телик бүгенге солдатларга!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International