Хөрмәтле гражданнар! ТР ның гидрометеорология һәм тирә-якны мониторинглау идарәсе хәбәр иткәнчә, 1 нче июньдә көндез һәм төнлә урыны белән яшенле яңгыр, секундына 18-23 метрга кадәр көчле җил булуы көтелә.
Россиянең гадәттән тыш хәлләр хезмәте юлга чыгучыларны катгый кисәтә. Урман, су буе , табигать аланнарында, юлда үзегезне дөрес тотыгыз, яшенле яңгыр вакытында биналарга кереп качыгыз, көчле җил вакытында урамда һәм ачык җирләрдә калырга тырышмагыз. Сак булыгыз! Кайда гына авыр хәлләрдә калсагыз да, (884379-2-12-40) телефонына шалтыратыгыз!