31 нче май – тәмәке тартудан баш тарту көне

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

31 нче май – тәмәке тартудан баш тарту яисә тәмәке төтененнән арыну көне. Бу көн тартучылар өчен генә түгел, ә алар белән янәшә яшәүчеләрнең сәламәтлеген кайгырту  өчен дә уйлап тапкан акция.

Статистика хәбәр иткәнчә, Россиядә тәмәке тартудан килеп чыккан авырулар аркасында ел саен миллионга якын кеше үлә. Бу көнгә багышлап район китапханәсендә китап күргәзмәсе куелды. Анда кеше организмына тәмәке тартуның кире йогынтысы, сәламәт яшәү рәвешенә багышланган китап һәм журналлар урын алган.

Кеше үз сәламәтлеген үзе кайгыртса иде!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International